ҺАВА ТОРЫШЫ +3 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Хәвеф-хәтәр

Башкортстанда янгында 9 кеше һәлак булган

7 август 2017, 07:12

Аларның бишесе – балалар.

(Казан, 7 август, "Татар-информ"). Башкортстанның Үгез авылында агач йортта чыккан янгын вакытында тугыз кеше, шул исәптән биш баланың гомере өзелгән. Бу хакта республиканың Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы матбугат хезмәте җиткерде, дип яза ТАСС агентлыгы.

"Фаҗига аркасында тугыз кеше үлде, аларның бишесе балалар. Тагын өч кешенең сәламәтлегенә зыян килде", – диелә хәбәрдә. Зыян күрүчеләр Бөрө район хастаханәсенә китерелә, ярдәм күрсәтелгәннән соң берсе өенә озатылган. Хастаханәгә салынучылар арасында балалар юк, дип җиткерә төбәкнең Сәламәтлек саклау министрлыгы матбугат хезмәте.

Янгын Мәскәү вакыты белән 00.24 сәгатьтә чыккан. Аны тулысынча сүндерү өчен 4 сәгатьләп вакыт сарыф ителгән. Тикшерү эше бара.

 

Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10