ҺАВА ТОРЫШЫ +21 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Хәвеф-хәтәр

Илдә беренче тапкыр алкоголь йогынтысында кылынган җинаятьләр саны кимегән

6 август 2017, 16:07

Свердловск һәм Чиләбе өлкәләрендә, Пермь краенда, Башкортстанда һәм Алтайда иң зур кимү билгеләнгән.

(Казан, 6 август, «Татар-информ»). Россиядә беренче тапкыр алкоголь йогынтысында кылынган җинаятьләр санының кимүе күзәтелгән. Бу хакта, илнең Генераль прокуратурасы бастырган ярты еллык хокукый статистикага сылтама ясап, ТАСС яза.

Исерек хәлдә кылынган җинаятьләрнең гомуми саны югары булып кала бирә. "Беренче ярты еллыкта һәр өченче җинаять (34,1 процент) исерек килеш кылынган (2016 елның беренче яртыеллыгында – 35,1 процент)", – диелә прокуратура материалларында.

Моңа кадәр соңгы елларда спиртлы эчемлекләр йогынтысында кылынган җинаятьләр саны арту күзәтелгән була. Мәсәлән, 2014 елда – 353 мең, 2015 елда – 401 мең, 2016 елда – 440 мең. Ә 2017 елда беренче тапкыр соңгы еллар аралыгында әлеге күрсәткечнең кимүе күзәтелә.

“Алдагы елның алты ае белән чагыштырганда, бу категориядә тикшерелгән җинаятьләр саны 14,8 процентка кимегән (230 меңнән 196 мең кадәр)", – дип билгеләп үтәләр генераль прокуратурада. Иң зур кимү – Свердловск, Пермь, Чиләбе өлкәләре, Алтай краенда һәм Башкортстанда теркәлгән. Ә менә Санкт-Петербург, Кырым, Калуга өлкәсе, Төньяк Осетия, Карачай-Чиркәстә, киресенчә, хәмер йогынтысында башкарылган җинаятьләрнең артуы күзәтелә.


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10