ҺАВА ТОРЫШЫ +10 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Җәмгыять

Роспотребнадзор яшелчә һәм җиләк-җимеш сайлауда киңәшләрен җиткерә

3 август 2017, 09:52

Идарә тармагы белгечләре, интернетта нитратларны билгели торган ялган прибор һәм җайланмалар сатучыларның активлашып китүен дә искә төшерә.
(Казан, 3 август, “Татар-информ”). Кулланучылар хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек (Роспотребнадзор) федераль хезмәте тарафыннан 2017 елның беренче ярты елында яшелчә продукциясенә 33 мең тикшерү үткәрелгән, шуларның 0,7 процентында нитратларның тиешле дәрәҗәдә артык булуы ачыкланган. Бу хакта идарә тармагының матбугат хезмәте җиткерә, дип яза “Известия”.
 
Шул уңайдан,  Кулланучылар хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәте яшелчә һәм җиләк-җимеш белән сәүдә итү контрольдә тотылган һәм сыйфаты тикшерелгән, санкцияләнгән урыннардан гына сатып алырга киңәш итә. 
 
Алган вакытта җиләк-җимешнең сакланышына һәм тышкы кыяфәтенә игътибар итәргә кирәк, ди белгечләр. Кирәк була калса, сатучыдан продукциягә булган документларны сорап алу да киңәш ителә.
 
Идарә тармагы белгечләре, интернетта нитратларны билгели торган ялган прибор һәм җайланмалар сатучыларның активлашып китүен дә искә төшерә. Роспотребнадзорда әлеге җайланмаларның бары тик электр үткәрү дәрәҗәсен генә билгеләвен хәбәр итә.

Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10