ҺАВА ТОРЫШЫ -8 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Җәмгыять, Төп яңалыклар

2 августның төп вакыйгалары - фото һәм сылтамалар

2 август 2017, 21:00

Казанда Бөтендөнья татар конгрессының VI съезды ачылды, Татарстан игенчеләре уракка төште, Казан хоккей клубы тәҗрибәле уенчы белән килешү төзеде.

Казанда Бөтендөнья татар конгрессының VI съезды делегатларын каршы алалар/Бүген түгәрәк өстәл, секция утырышлары узды, съезд эшендә 1054 делегат һәм кунак катнаша.

Казанда Бөтендөнья татар конгрессының VI съезды делегатларын каршы алалар

Татарстанга эш сәфәре белән Чехия Республикасы Көньяк Моравия өлкәсе гейтманы килде/Богумил Шимек һәм Чехия вәкилләрен Казанда зур программа һәм Президент белән очрашу көтә.

Татарстанга эш сәфәре белән Чехия Республикасы Көньяк Моравия өлкәсе гейтманы килде

Рөстәм Миңнеханов күп балалы гаиләгә яңа Lada Largus автомобилен бүләк итте/Күп бала атасы Владислав Третьяков, хатыны фаҗигале төстә вафат булганнан соң, җиде баласын ялгыз тәрбияли.

Рөстәм Миңнеханов күп балалы гаиләгә яңа Lada Largus автомобилен бүләк итте

Татарстан районнарының кайберләре уракка төште – исемлек/Берничә көн эчендә 1300 гектар мәйданнан 6 мең тонна ашлык җыеп алынган.

Татарстан районнарының кайберләре уракка төште – исемлек

Татарстан Дәүләт торак фонды авария хәлендәге йорттан күченүчеләр өчен 25 фатир тапшырган/Фатирлар "Салават Күпере" торак комплексы йортларының берсендә урнашкан.

Татарстан Дәүләт торак фонды авария хәлендәге йорттан күченүчеләр өчен 25 фатир тапшырган

Уракка соңарып төшү безне сагайта – Татарстан авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры/Беренче игеннәрне әле берничә көн элек кенә суктыра башладылар.

Уракка соңарып төшү безне сагайта — Татарстан авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры

Татарстанда соңгы биш елда 35 яңа мәктәп төзелгән/Мәгариф объектларын төзүгә 2011-2016 еллар аралыгында 7 млрд сумга якын акча тотылган.

Татарстанда соңгы биш елда 35 яңа мәктәп төзелгән

Татарстан синоптиклары 3 августта һава шартлары бозылачагы турында кисәтә/Республикада урыны белән көньяк-көнбатыштан секундына 15-20 метр тизлектә, көчәючән җил, яшенле яңгыр көтелә.

Татарстан синоптиклары 3 августта һава шартлары бозылачагы турында кисәтә

Биш тапкыр дөнья чемпионы Сергей Обухов "Динамо-Казан" клубына әйләнеп кайтты/43 яшьлек хоккейчы Казан клубы белән килешү төзеде.

Биш тапкыр дөнья чемпионы Сергей Обухов


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10