ҺАВА ТОРЫШЫ +24 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия
МӨҺим
Болгар ислам академиясе абитуриентлар җыя
Хрущев белән Брежневка хезмәт күрсәткән шагыйрь Әхмәт Саттарны Мәскәүдә искә алдылар
Р.Миңнеханов: Нефтьчеләр ярдәме белән Татарстан икътисады уңай үсеш темпын саклый
Хаҗга җыенучы мөселманнарны Согуд Гарәбстанындагы инфекцияләр хакында кисәтәләр
Татарстан Мөфтие дуңгыз итендәге "хәләл" этикеткасына бәйле низаг турында фикерен әйтте

Җәмгыять

Россия Министрлар Кабинеты хастаханәләрнең яңа моделе проекты паспортын раслады

2 август 2017, 09:49

Проект 2023 елның 1 апреленә кадәр тормышка ашырылачак.

(Казан, 2 август, “Татар-информ”). Россия Хөкүмәте “Беренче медицина-санитар ярдәме күрсәтүдә яңа медицина оешмасы моделен төзү” өстенлекле проекты паспортын раслады. Ул медицина хезмәте күрсәтү сыйфатын арттыруга юнәлдерелгән. Бу хакта “Известия” газетасы хәбәр итә.

“Өстенлекле проектны тормышка ашыру чиратларны, табибка язылу, диспансеризация үтү вакытын кыскарту, шулай ук медицина хезмәте күрсәтү сыйфатын арттыруга һәм пациентларның поликлиника эшендәге оештыру эше дәрәҗәсе белән канәгать булуын тәэмин итүгә юнәлдерелгән ”, – диелгән Министрлар Кабинеты сайтында басылган документка белешмәдә.

Проект 2023 елның 1 апреленә кадәр тормышка ашырылачак. 2018-2019 елларга планлаштырылган беренче этапта 300дән артык медицина оешмасын яңа төргә үзгәртеп күчерү буенча тәҗрибә алып барылачак.

2022 ел азагына инде дүрт меңләп оешманың яңача эшли башлавы көтелә.


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10