ҺАВА ТОРЫШЫ +24 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Хәвеф-хәтәр

Татарстанда бер депутат үз вәкаләтләреннән азат ителгән

1 август 2017, 10:31

Питрәч районы Ленино-Кокушкино авыл җирлеге депутатының вәкаләтләре туктатылуы аның милке турындагы мәгълүматны күрсәтмәве белән бәйле.

(Казан, 1 август, "Татар-информ"). Питрәч районы прокуратурасы күрсәтмәсе нигезендә, авыл җирлеге депутатының, күчемсез милке турында мәгълүмат бирмәгәнгә, вәкаләтләре туктатылды, дип хәбәр итә Татарстан прокуроры өлкән ярдәмчесе Руслан Галиев.

Прокуратура тарафыннан ачыкланганча, районның Ленино-Кокушкино авыл җирлеге депутатларының берсе милке турында мәгълүмат тапшырмаган. Канун нигезендә билгеләнгән вазифалары үтәлмәгәндә, депутат вәкаләтләре туктатыла.

Нәтиҗәдә, күзәтчелек идарә тармагы Ленино-Кокушкино авыл җирлеге советына гариза керткән һәм ул каралып, уңай хәл ителгән.
 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10