ҺАВА ТОРЫШЫ -4 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Авыл

"Скорлупино" фестивалендә Россиядә иң зур йомырка тәбәсе пешереләчәк

31 июль 2017, 16:01

Йомырка фестивале, гадәттәгечә, Питрәч районында август аенда үткәрелә.
(Казан, 31 июль, "Татар-информ"). 19-20 августта Татарстанның Питрәч авылында «Скорлупино» фестивале узачак, дип хәбәр итә республиканың Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы матбугат хезмәте. Бәйрәмдә йомырка ыргыту чемпионаты, шулай ук әтәчләр сугышы һәм чабышлары көтелә. Моннан тыш, йомырка пейнтболы да уйнап булачак.
 
Кунакларны фестивальнең символлары – Ско чебеше һәм аның дусты Цыпа каршы алачак. Бәйрәм тантанасы фестиваль уеннарында катнашучы яшьләр командаларының парад-карнавалы һәм «Скорлупино» утарының төрле бизәкле, театральләштерелгән тамашасы белән ачылачак. Бәйрәм кунаклары Татарстан халкының бай мәдәни тарихы белән танышачак. Фестивальдә сувенирлар әзерләү буенча төрле мастер-класслар да оештырыла.
 
Фестивальнең төп вакыйгаларыннан берсе – Россиядә иң зур йомырка тәбәсе пешерү һәм аннан авыз итү булачак.

Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10