ҺАВА ТОРЫШЫ -16 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Җәмгыять

КФУ студенты "Кара диңгез энҗесе-2017" гүзәллек бәйгесендә җиңде

31 июль 2017, 15:12

"Татарстан гүзәле-2017" бәйгесендә дә җиңгән Елизавета Федотова хәзер Россиякүләм бәйгедә катнашырга әзерләнә.

(Казан, 31 июль, “Татар-информ”). Казан федераль университетының Диннәр тарихын өйрәнү кафедрасы 4 курс студенты Елизавета Федотова “Кара диңгез энҗесе-2017” XXI Халыкара гүзәллек бәйгесендә җиңеп чыккан. Әлеге бәйге үткән ялларда Кырымның Севастополь шәһәрендә узган, дип хәбәр итә КФУ матбугат хезмәте.

Гүзәллек таҗы өчен Россиядән, Украинадан, Нигериядән 14 профессиональ модель көрәш алып барган.

Татарстан вәкиле Елизавета Федотовага 21 яшь, ул Казанның “Персона” агентлыгы моделе. Кара диңгез бәйгесенең төп җиңүчесе шушындый бәйгеләрдә 15 яшьтән катнашып килә. Быел да Елизаветага “Татарстан гүзәле-2017” һәм “Идел буе туташы-2017” бәйгеләрендә җиңгән. “Кара диңгез энҗесе-2017” бәйгесеннән соң ул быел көз булачак “Россия гүзәле” федераль бәйгесе финалына әзерләнә башлый.

Елизавета Федотова гүзәллек бәйгеләрендә уңышлы чыгыш ясап килүенә карамастан, киләчәген фән белән бәйләргә ниятли.

“Диннәрне өйрәнү мине чынлап та бик кызыксындырды һәм мин 4 курсны тәмамлагач, магистратурага, аннан Казан федераль университеты аспирантурасына керергә уйлыйм”, - дип киләчәккә планнары белән уртаклаша “Кара диңгез энҗесе-2017” бәйгесе җиңүчесе.

Фән өлкәсеннән тыш, Елизавета үзен телевидениедә – мәгълүмати программалар алып баручы хезмәтендә дә сынап карамакчы. 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10