ҺАВА ТОРЫШЫ +21 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Җәмгыять

Россия курортлары арасында иң популяр юнәлешләр – Сочи һәм Кырым

31 июль 2017, 13:04

Чит илләр арасында туристлар иң күп очракта Төркияне сайлый.
(Казан, 31 июль, "Татар-инфором"). Туристлар арасында Россиядә быел Кырым һәм Сочи юнәлешләре популяр, ә чит илләр арасында – Төркия, дип хәбәр итә "ТАСС" агентлыгы Россиянең Туроператорлар ассоциациясе мәгълүматларына таянып. 2017 елның 1 гыйнварыннан 1 июленә кадәр Краснодар крае һәм Кырымда 536 374 мең турист ял иткән. Бу күрәсткеч узган елгыныкыннан 92 процентка күбрәк.
 
Чит илләр рейтингында Төркиядән соң, Греция, Кипр, Испания, Болгария, Тунис һәм Италия килә. “Ничек кенә булмасын быел Төркияне беркем дә куып тота алмаячак”, – дип белдерәләр Туроператорлар ассоциациясендә.

Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10