ҺАВА ТОРЫШЫ -1 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Хәвеф-хәтәр

Татарстанда пенсияне совет курсы белән исәпләп бирергә тәкъдим иткән ялганчылар ачыкланган

28 июль 2017, 17:03

Пенсия фонды хезмәткәрләре халыкны уяу булырга һәм алдакчыларның котыртуына бирешмәскә чакыра.

(Казан, 28 июль, “Татар-информ”). Татарстанда ялган оешмалар гражданнарны пенсияләрен совет курсы белән исәпләп бирүгә гаризалар тутырткан очраклар теркәлгән. Алар пенсияләр 10 тапкырга артачак, дип өлкән яшьтәге кешеләрне ышандырган. Бу хакта Россия Пенсия фондының Татарстан буенча идарәсе матбугат хезмәте хәбәр итә.

Пенсия фонды хезмәткәрләре халыкны уяу булырга, өстәмә акча түләп, пенсияләрен яңадан исәпләтеп булу кебек ялган сүзләргә бирешмәскә чакыра. Бу хакта Татарстан буенча Пенсия фонды идарәчесе Эдуард Вафин җиткерә.

Сораулар туган очракта пенсионерлар яшәү урыны буенча Пенсия фонды органнарына, Татарстан буенча Пенсия фондының контакт-үзәгенә (843) 279-27-27 телефоны буенча шалтырата яки мөрәҗәгатьне +7927-419-27-27 номеры буенча Telegram мессенджерына, шулай ук социаль челтәрләр аша да юллый ала.
 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10