ҺАВА ТОРЫШЫ -6 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Җәмгыять

Быел Татарстанда энтеровирус инфекциясе белән авыру күрсәткече түбәнрәк – баш инфекционист

28 июль 2017, 16:10

Беренче яртыеллыкта үтә көчле эчәк инфекцияләренең 7 мең 647 очрагы теркәлгән.

(Казан, 28 июль, “Татар-информ”, Гөлнар Гарифуллина). Быел 6 ай эчендә Татарстанда энтеровирус инфекциясенең 33 очрагы теркәлгән. Бу якынча былтыргы күрсәткечкә тәңгәл. Бу хакта бүген “Татар-информ” агентлыгында узган матбугат конференциясендә Россия Кулланучылар хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек хезмәтенең Татарстан буенча идарәсе башлыгы урынбасары Любовь Авдонина белдерде.

Үтә көчле эчәк инфекцияләренә килгәндә, беренче яртыеллыкта 7 мең 647 очрак теркәлгән, бу узган елгыдан 9 процентка ким. 17 яшькә кадәр балалар арасында эчәк инфекциясе белән 5 мең 389 кеше авырган. Бу былтыргыдан 7 процентка азрак. Татарстан Сәламәтлек саклау министрлыгының баш инфекционисты Халит Хәертынов әйтүенчә, быелгы җәйнең берникадәр салкынрак булуы сәбәпле, үткән еллар белән чагыштырганда, эчәк инфекцияләре таралышы зур түгел. Халит Хәертынов энтеровирус инфекциясенең нерв системасын какшатуын, теләсә нинди әгъзага зыян китерә алуын билгеләп үтте. Энтеровирус инфекциясенең инкубация чоры 10 көнгә кадәр сузылуын да искәртте.

Халит Хәертынов төрле бизгәк авырулары, йогышлы чирләрне кисәтү өчен, яшелчә, җиләк-җимешләрне яхшылап юып ашарга, яраклылык вакыты чыккан, я сыйфатсыз продуктларны кулланмаска киңәш итте.


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10