ҺАВА ТОРЫШЫ +16 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Хәвеф-хәтәр

Машина йөртүчеләр юл һәлакәтен теркәгәндә евроберкетмәне ешрак куллана башлаган

28 июль 2017, 12:33

Әлеге чара һәлакәттә катнашучыларның вакытын саклап калып, урамнарда юлларның үткәрү мөмкинлеген тәэмин итә.

(Казан, 28 июль, «Татар-информ»). Россиядә кешеләр зыян күрмәгән юл-транспорт һаләкәтен теркәгәндә евроберкетмә кулланучы машина йөртүчеләр саны арткан. Бу хакта Россиянең Юл хәрәкәтен оештыру үзәге хәбәр итә, дип яза “Известия”.

2017 елның берерче алты аенда зыян күрүчеләрсез булган фаҗигаләрне шул рәвешле рәсмиләштерүе, узган ел күрсәткечләре белән чагыштырганда, 15 процентка арткан.

«2014 елда евроберкетмә буенча бу төр һаләкәтләрне рәсмиләштерү 1 процент кына булган. 2015 елда бу сан 4 процентка кадәр үскән, ә 2016 ел йомгаклары буенча 12 процентны тәшкил иткән. Агымдагы елда барлык юл-транспорт һаләкәте саныннан ул 15 процентка кадәр үскән», — диелә хәбәрдә.

Шул ук вакытта юл-транспорт һәлакәтен әлеге рәвештә теркәү юлларда "бөкеләр" булдырмый калырга ярдәм итәчәк, дип билгеләп үтелә.

"Күпчелек очракта вак аварияләр була. Димәк, транспорт чаралары хуҗалары евроберкетмә кулланырга тиеш. Бу һәлакәттә катнашучыларның вакытын саклап калып, юлларның машиналар үткәрү мөмкинлеген тәэмин итәчәк", — дип билгеләп үткән Юл хәрәкәтен оештыру үзәге җитәкчесе Вадим Юрьев.


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10