ҺАВА ТОРЫШЫ +25 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия
МӨҺим
Казанда футбол мундиале кысаларында, Казан Кремлендә рухи музыка концерты була
“Балкыш” фестивале лауреатлары Филармония бакчасында хәйрия концерты уздыра
Татарстан баш приставы урынбасары итеп Әнвәр Закиров билгеләнде
Татар дәүләт филармониясе хәйрия концертларында бер миллион сумнан артык акча җыярга уйлый
Казанда дөнья чемпионатында 200гә якын халык фольклор коллективы чыгыш ясаячак

Икътисад

Үзәк банк "Югра" банкының лицензиясен алган

28 июль 2017, 11:37

Элегрәк Үзәк Банк «Югра»ның хисаплары һәм активлар чыгаруның дөрес булмавы турында шик белдергән иде.

(Казан, 28 июль, «Татар-информ»). Россия Үзәк Банкы җомга, 2017 елның 28 июлендә, «Югра» банкының лицензиясен алган. Бу хакта Үзәк Банкның матбугат хезмәте хәбәр итә, дип яза “Известия”.

«Россия Банкы 2017 елның 28 июлендә «Югра» Банкы кредит оешмасының банк операцияләрен башкарудагы лицензиясен тартып алу турында кабул ителгән карарын хәбәр итә», – диелә Үзәк Банк хәбәрендә.

Элегрәк Үзәк Банк «Югра»ның хисаплары һәм активлар чыгаруның дөрес булмавы турында шик белдергән иде. 2017 елның 10 июлендә Үзәк Банк вакытлы администрация һәм оешманың тотрыксыз финанс хәле сәбәпле банкның кредиторларын канәгатьләндерүгә өч айлык мораторий урнаштырды. Шуннан соң «Югра» җитәкчелегенең һәм акционерларының хокуклары туктатылган.

Шушы хәлләрдән соң, «Югра» җитәкчелеге Үзәк Банкның карарын канунсыздип тапсыннар өчен Мәскәүнең Арбитраж судына мөрәҗәгать итте.
 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10