ҺАВА ТОРЫШЫ +2 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия
×

Җәмгыять

Быелгы уракта Зәйдә яңа технология сынау узачак

27 июль 2017, 07:00

Әлеге уңайдан ”АгроКөч” холдингы Германиядә эшләнгән 17 “Fliegl” прицепы сатып алган.

(Зәй районы, 27 июль, "Татар-информ", "Зәй офыклары", Николай Шамионов). Быелгы уракта Зәй басуларында ашлыкның исәбен алуда яңа төр технология сыналачак. Әлеге уңайдан ”АгроКөч” холдингы Германиядә эшләнгәгән 17 “Fliegl” прицепы сатып алган. Ул исә басуда комбайннар суктырган һәм төяп җибәрелгән ашлыкны тулысынча контрольдә тотачак. Суктырылган ашлык комбайннардан әлеге прицепка бушатылачак. Прицеп һәм комбайннарга датчиклар урнаштырылып, алар электрон системаның бер программасында эшләп, бөтен мәгълүматны (кайсы басу, нинди комбайн, ашлыкның күләме һ.б.) электрон сервиска тапшырачак. Бу технология ашлыкны ындыр табакларына кайтарып, үлчәп тормыйча турыдан-туры элеваторларга илтү мөмкинлеге бирә, - дип хәбәр итә район газетасы. 

- Әлеге проектны “АгроКөч“ АҖ Татарстанда гына түгел, ә Россия Федерациясендә дә беренчеләрдән булып сынауга алынды. Сынау нәтиҗәләре буенча ул башка төбәкләрдә дә кулланыла башлаячак. Без эре компанияләрнең дилерлары булып торабыз, - диде “Проментальагро” ҖЧШ вәкиле Айрат Әмиров.

Әлеге техника берничә көн элек кенә “Зәй” агрофирмасының “Нур” бүлекчәсенең көзге шепкән (рыжик) чәчелгән басуына сынау максатында китерелде. Аның үзенчәлекләре белән район башлыгы Разиф Кәримов та танышты.

- Һәр тармакта технологияләр камилләшә. Яңалык юл яра. Әлбәттә, алар җыелган уңышны контрольдә тоту һәм аны кыскарак юл белән икмәк кабул итү пунктларына тапшыру мөмкинлеге бирә, - диде ул.

Яңа прицепны “МТЗ” тракторында Тукай районы тракторчысы Мияссәр Башаров йөртә.

- Минем өчен бу техника – шулай ук яңалык. Өйрәнербез, дип ышанам. Ул тулысынча уракта төгәл исәп булдыруга юнәлдерелгән, - ди.

- “Зәй” агрофирмасында көзге шепкән (рыжик) быел ике урында - “Шепкә” һәм “Нур” бүлекчәләрендә 495 гектарда үстерелде. Барлык мәйданнар теземнәргә салынды. Менә-менә аны суктыру башланачак. Бездә старт алачак яңа технологиягә килгәндә, ул ындыр табаклары, үлчәү хуҗалыклары булмаган хуҗалыклар өчен бик уңайлы булачак, - ди “Зәй” агрофирмасы баш агрономы Нияз Закирҗанов.

 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10