ҺАВА ТОРЫШЫ 0 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Җәмгыять

Узган атнада, оешма ябылу яки "кыскартылу" сәбәпле, 104 татарстанлы эшсез калган

26 июль 2017, 17:58

Агымдагы елның 25 июленә бирелгән мәгълүмат буенча, Татарстанда халыкны эш белән тәэмин итү органнарында рәсми рәвештә 13062 эшсез кеше теркәлгән.

(Казан, 26 июль, "Татар-информ"). Агымдагы елның 25 июленә бирелгән мәгълүмат буенча, Татарстанда халыкны эш белән тәэмин итү органнарында рәсми рәвештә 13062 эшсез кеше теркәлгән. Республикада теркәлгән эшсезлек дәрәҗәсе, эшләүчеләргә карата, 0,63 процентны тәшкил иткән.

Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы матбугат хезмәте җиткергәнчә, эш бирүчеләр тарафыннан 37921 вакансия тәкъдим ителгән. Хисап атнасында гына алар 2858 вакантлы эш урыны турында хәбәр иткән. Хезмәт базарында бер вакансиягә 0,34 кеше туры килә.

Узган атнада 682 кеше эшсез дип танылган. Шуларның 589ы моңарчы хезмәт эшчәнлеге алып барган. Ә оешма бетерелү яки "кыскартылу" сәбәпле 104 татарстанлы эшсез калган.
 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10