ҺАВА ТОРЫШЫ 0 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Хәвеф-хәтәр

Коену сезоны башыннан Татарстан сулыкларында 28 кеше батып үлгән

26 июль 2017, 15:14

Быелгы сезонда Татарстан сулыкларында 37 күңелсез хәл теркәлгән.

(Казан, 26 июль , "Татар-информ", Валерия Белова). Коену сезоны башыннан Татарстан сулыкларында 28 кеше батып үлгән. Бу хакта “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгында узган матбугат конференциясендә Татарстанда кече суднолар буенча баш дәүләт инспекторы Юрий Венедиктов җиткерде.

“Быелгы сезонда Татарстан сулыкларында 37 күңелсез хәл теркәлде. Узган елгы сезонга караганда, бу 28гә кимрәк. Узган елгыдан 21гә кимрәк олы кеше батып үлде”, – дип билгеләп үтте ул.

Аның сүзләренчә, быелгы сезонда сулыклардан Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы хезмәткәрләре 18 кешене коткарган. 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10