ҺАВА ТОРЫШЫ +11 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Авыл

Татарстанда шепкән уңышын җыюга керештеләр

26 июль 2017, 11:49

Әлеге майлы культура республиканың 6,8 мең гектар мәйданын били.

(Казан, 26 июль, “Татар-информ”, Лилия Локманова). “Агросила” холдингы агрофирмалары шепкән (рыжик) җыюга кереште. Мәгълүм булганча, ул Татарстанның Азнакай, Сарман, Мөслим һәм Зәй районнарында барлыгы 6,8 мең гектар мәйданга утыртылган.

Сарман районы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе җитәкчесе Альберт Шәрипов “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгы хәбәрчесенә билгеләп үткәнчә, районда әлеге май культурасы 2 меңнән артык гектар мәйданга чәчелгән.

“Әле культураны ега гына башладык, дымлылык нинди булуга карап, 2-3 көннән ура да башлаячакбыз. Узган ел шепкән - гектарыннан 10-12 центнер уңыш бирде, быел 15 центнерга җитәргә тиеш”, - диде Альберт Шәрипов.

Аның сүзләренчә, шепкән - финанс ягыннан бик файдалы культура, чөнки узган ел сарманлылар аны центнерын 21 сумнан сата алган.
 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10