ҺАВА ТОРЫШЫ +13 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Икътисад

Эшләүче пенсионерларга 222 сум акча өстәргә вәгъдә итәләр

25 июль 2017, 15:36

Пенсиягә өстәмә пенсионерның узган елгы хезмәт хакы күләменә бәйле булачак.

(Казан, 25 июль, “Татар-информ”). Августта эшләүче пенсионерларның пенсияләрен 2016 елдагы хезмәт хакы күләменә бәйле рәвештә арттырачаклар.

Максималь арту өч пенсия баллы белән акчалата эквивалентта чикләнә. Шунлыктан ул 222 сумнан бераз гына артык булачак. Бу хакта Россия Пенсия фонды матбугат хезмәте хәбәренә сылтама белән ТАСС агентлыгы хәбәр итә.

Шул ук вакытта пенсиягә өстәмә пенсионерның узган елгы эш хакы күләменә дә бәйле, дип өстәп әйткәннәр Пенсия фондында. Россия Пенсия фонды мәгълүматлары буенча, илдә якынча 43 миллион пенсионер исәпләнә һәм аларның өчтән бере эшли. Пенсия арту еллык корректировка үткәрү белән бәйле.


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10