ҺАВА ТОРЫШЫ +19 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия
МӨҺим
Казанга Япония принцессасы Хисако Такамадо килде
Польшада татар милли ашлары көннәре бара
“Метаморфозы”: Нурбәк Батулла һәм аның командасыннан хореографиягә яңача караш
Рөстәм Миңнеханов ТР Дәүләт Советы утырышында катнашачак
Татарстан Президенты Испания Корольлегенең Россиядәге Илчесе белән очрашачак

Җәмгыять

Казанда бер атна эчендә "Ашыгыч ярдәм" хезмәте 7,8 мең чакыруга барган

24 июль 2017, 11:35

Иң күп мөрәҗәгать төрле авырулар буенча – 5981 очрак, диелә әлеге хезмәт җиткергән мәгълүматта.

(Казан, 24 июль, "Татар-информ"). Казанда 17-23 июль көннәрендә “Ашыгыч ярдәм” хезмәте 7811 мөрәҗәгать буенча урыннарга чыккан. Җәмәгать урыннарыннан булган чакырулар саны 1452 очракны тәшкил иткән, дип җиткерә шәһәр мэриясенең рәсми мәгълүмат чыганагы.

Иң күп чакырулар төрле авырулар буенча булган – 5981 очрак. Бәхетсезлек очраклары буенча табибларга 1110 тапкыр ярдәм күрсәтергә туры килгән. 49 мөрәҗәгать юл-транспорт һәлакәте буенча булып, анда зыян күргән 50 кешегә ярдәм күрсәтелгән, 33е хастаханәгә озатылган. 18 чакыру янгын нәтиҗәсендә булган, дип хәбәр итә Казанның Ашыгыч медицина ярдәме күрсәтү станциясе.


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10