ҺАВА ТОРЫШЫ +22 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Татар дөньясы

Федераль һәм төбәк Сабан туйларында чабышта татар атлары катнашырга тиеш – Фәрит Нәбиуллин

23 июль 2017, 13:49 , Фото: Рамиль Гали

Федераль һәм төбәк Сабан туйларында чабышта татар атлары катнашырга тиеш – Фәрит Нәбиуллин Ык буе авыллары Сабан туенда татар токымлы ат чабышы уздырылды.

(Казан, 23 июль, “Татар-информ”, Алмаз Шиһабетдинов). Кичә, 22 июль көнне, Татарстан, Башкортстан Республикалары һәм Оренбург өлкәсенең  Ык буе авылларының уртак Сабан туе узды. Биредә татар токымлы атлар да чабышты.

Тәүге тапкыр уздырылган Ык буе авыллары Сабан туеның ат чабышына бик зурлап әзерләнгәннәр. Ат чабышы борынгыдан ук милли бәйрәмнең кунакларга дәрт өсти, илһамландыра торган ярышларның берсе булып санала. Сабан туена чит төбәкләрдән дә чабышкылар килде. Биредә чиста һәм катнаш токымлы атлар чабышты.

Чиста токымлы атлар финишка килеп җиткәч, Сабан туе кунаклары таралаша гына башлаган иде, әмма бу вакытта старт сызыгына татар токымлы атлар якынлаша башлады. “Татар” сүзен ишеткәч, тамашачыларның йөзендә нур кабынды. Татар токымлы атлар Лениногорск һәм Саба районнарыннан килгән.

Лениногорск районында татар атлары үрчетелүен без “Бәйге” дип аталган ат чабышларыннан беләбез. “Бәйге”не оештыручы, татар атларын үрчетүче Фәрит Нәбиуллин Ык буе Сабан туена да 7 чабышкы алып килгән.

Фәрит Нәбиуллин татар атларын бөтен дөньяга таныту теләге белән янып йөри һәм яшь буынга да атларга булган дәртне күчерергә тели. Сүз уңаеннан, Фәрит абыйның улы Самат татар атлары чабышында беренче килде.

“Һәр төбәк һәм федераль Сабан туенда татар атлары чабышы булырга тиеш. Бу Татарстанда гына да түгел. Мәсәлән, Казакстанга баргач, үзебезнең атлар белән чапсак, монда Татарстан Президентыннан да машина куела торган булсын иде. Бу - яшьләрнең омтылышын көчәйтә. Аларны омтылыш белән генә кызыксындырып була. Матди якны да онытырга кирәкми. Алар шул вакытта: “Менә безнең Президентыбыз, менә безнең дәүләт”, - дип канатланып китәләр. Аннан соң башкалар да бу атларны үрчетә башлар. Бу атларны теләсә кайсы авылда асрап була, ә чиста токымлылар туңа”, - диде Фәрит Нәбиуллин.

Татар атлары чабышында 1 нче урынны - Самат Нәбиуллин, 2 нче урынны – Лилиана Галимова, 3 нче урынны Илнар Исламов яулады. Ерак араларны якын итеп, Саба районыннан атын алып килгән Илдар Сафинга аерым бүләк тә бирелде. “Сөембикә” кушаматлы атта Фирдүс Гарипов узышты. 

 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10