ҺАВА ТОРЫШЫ +1 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Мәдәният

Туфан Миңнуллин халык өчен, милләт өчен яшәде - Т.Кама театры баш режиссеры Рөстәм Галиев

22 июль 2017, 20:38 , Фото: Михаил Захаров

Туфан Миңнуллин халык өчен, милләт өчен яшәде - Т.Кама театры баш режиссеры Рөстәм Галиев Туфан ага Миңнуллин исеме белән шаярырга ярамый, дигән фикердә ул.

(Биектау, 22 июль, "Татар-информ", Лилия Локманова). "Туфан Миңнуллин белән уйнаучылар, шаяручылар да бардыр. Туфанга атланучылар да бар. Аның белән нидер эшләргә теләүчеләр дә юк түгелдер. Ләкин шулар арасында көчле, ныклы нигезле әйберләр булдыру кирәк. Чөнки бу драматургыбыз халык өчен, милләт өчен яшәде. Шуңа да аның белән шаярырга ярамый", - ди драматург исемен йөртүче Түбән Кама татар дәүләт драма театры баш режиссеры Рөстәм Галиев.

Ул бүген Биектау районы Кече Битаман авылында уза торган Т.Миңнуллин исемендәге I Бөтенроссия драматурглар семинарында катнаша. Чараны Татарстан Язучылар берлеге, республика Мәдәният министрлыгы һәм Биектау муниципаль районы оештыра.
"Хәзерге вакытта Түбән Кама татар дәүләт драма театрында төзекләндерү эшләре бара. Бу Туфан көче дип уйлыйм мин. Кайчагында шундый сүзләр ишетергә туры килә: ни өчен Туфан Миңнуллин исемен башка театрга бирмәгәннәр, ә Түбән Камага биргәннәр... Ул үсеп килә торган шәһәр һәм үсеп килүче театрга Туфан Миңнуллин исемен бирү аның көче ярдәмендә театрны үстерү максатыннан бирелгән исемдер, дип саныйм. Кайбер кешеләр аны башкача да аңлый. Туфан исемен зуррак театрга бирергә, диләр. Бәлки Туфан Миңнуллин театры Түбән Камада бик зур булып китәр", - ди режиссер.


Сүз уңаеннан, киләсе елга Түбән Кама театры Туфан Миңнуллин исемендәге яшь драматурглар фестивален уздырырга ниятли.  


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10