ҺАВА ТОРЫШЫ +2 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Мәдәният

Татарстанда Туфан Миңнуллин исемендәге яшь драматурглар фестивале булдырылачак

22 июль 2017, 20:28 , Фото: Михаил Захаров

Татарстанда Туфан Миңнуллин исемендәге яшь драматурглар фестивале булдырылачак "Вакыт кыңгыравы" исемле чараны Түбән Кама татар дәүләт драма театры оештырырга ниятли.

(Казан, 22 июль, "Татар-информ", Лилия Локманова). Татарстанда Туфан Миңнуллин истәлегенә багышланган яшь драматурглар фестивале булачак. Бу хакта бүген Биектау районы Кече Битаман авылында уза торган Т.Миңнуллин исемендәге I Бөтенроссия драматурглар семинарында драматург исемен йөртүче Түбән Кама театры баш режиссеры Рөстәм Галиев хәбәр итте.

"Туфан Миңнуллин исемендәге "Вакыт кыңгыравы" дип аталган яшь драматурглар фестивален август аенда үткәрергә планлаштырган идек. Əмма театр бинасында төзекләндерү эшләре бетмәү сәбәпле, бу эшне быелга туктатып торырга мәҗбүр булдык. Чөнки кунаклар кабул итәргә өебез юк. Киләчәктә ул зур статуслы фестивальгә әйләнер дип өметләнәм", - диде ул.

Билгеле булганча, Биектау районы Кече Битаман авылында Бөтенроссия драматурглар семинары башланды. Аны Татарстан Язучылар берлеге, республика Мәдәният министрлыгы һәм Биектау муниципаль районы оештыра. Чара күренекле драматург һәм җәмәгать эшлеклесе Туфан Миңнуллин истәлегенә багышланып, аның исемен йөртәчәк. Бүген исә 40 лап драматург, театр тәнкыйтьчесе, режиссерлар семинарны рәсми рәвештә ачты.
Ябылу чарасы 23 июльгә билгеләнгән. 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10