ҺАВА ТОРЫШЫ +24 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия
МӨҺим
Алексеевск районында җиңел автомобиль юл читенә очкан һәм әйләнеп капланган
Балыкчылар Лаеш районында елгада баткан чит ил автомобилен видеога төшергән
Россиядә чит илдән интернет аша әйбер сатып алган өчен пошлина кертергә мөмкиннәр
Чаллыда "Сабан туе гүзәле" җиңүчесенә нинди бүләк тапшырылачагы мәгълүм булды
Сургут татарлары "Батырлар уены" этноспорт фестивале уздыра

Татар дөньясы

VIII Бөтенроссия авыл Сабан туенда Марий Элдан Муса Галләмов баш батыр калды

22 июль 2017, 15:42

VIII Бөтенроссия авыл Сабан туенда Марий Элдан Муса Галләмов баш батыр калды Җиңүче Татарстан Президентының махсус бүләге - "Лада Гранта" машинасына лаек булды.

(Пенза өлкәсе, 22 июль, «Татар-информ», Лилия Гаделшина). Пенза өлкәсе Урта Әләзән авылында VIII Бөтенроссия авыл Сабан туеның абсолют батыры Марий Элдан танылган көрәшче Муса Галләмов булды. Җиңүчегә традицион тәкә һәм Татарстан Президентының махсус бүләге – «Лада Гранта» автомобиле ачкычын тапшырдылар.

Көрәш ике келәмдә – 2000-2002 елгы егетләр һәм 1999 елгы һәм аннан өлкәнрәк спортчылар арасында барды. Ярышларда баш хөкемдар булып Әнәс Хәлилов эшләде. «Ярышта иң күп спортчылар Пенза өлкәсеннән булды. Шулай ук Марий Эл, Чуашстан, Мордовия Республикаларыннан, Киров өлкәсеннән көрәшчеләр катнашты. Татарстаннан яшьләр генә көрәште», - дип белдерде Россиянең Көрәш федерациясе башкарма директоры Булат Хәбибрахманов.

Сабан туе абсолют батырны бүләкләү белән төгәлләнде. Киләсе елда X Бөтенроссия авыл Сабан туе Курган өлкәсенең Әлмән районы Әлмән авылында узачак. Сабан туе билгесен урта әләзәнлеләр Курган өлкәсе вәкилләренә тапшырды.


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10