ҺАВА ТОРЫШЫ +16 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия
МӨҺим
Яшел Үзәннән Наил Таразов ГТОның алтын билгесенә лаек булды
Балтачта "Автоледи-2018" җиңүчесен ачыклаячаклар
22 июльнең төп вакыйгалары - фото һәм сылтамалар
Баулыда хоккей йолдызлары тәрбияләнә
Әлки районынының “Хузангай” җәмгыятенә 20 ашлык уру комбайны кайтты

Рәсми Татарстан

Татарстан өчен төп бурычлар: баланслы бюджет, Россия Президентының “май указларын” үтәү

19 июль 2017, 11:03 , Фото: prav.tatarstan.ru

Татарстан өчен төп бурычлар: баланслы бюджет, Россия Президентының “май указларын” үтәү Бу хакта бүген Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Татарстанның финанс, казначылык һәм салым органнарының республика киңәшмәсендә җиткерде.

(Казан, 19 июль, "Татар-информ"). 2018-2020 елларда Татарстан өчен төп бурычлар булып, баланслы бюджет булдыру, социаль бурычларны үтәү, Россия Президентының “май указларын” тормышка ашыру тора. Бу хакта бүген Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Татарстанның финанс, казначылык һәм салым органнарының республика киңәшмәсендә җиткерде. Бу хакта Татарстан Президентының матбугат хезмәте хәбәр итә.

Хөкүмәт йортында республиканың барлык муниципаль районнар катнашында видеоконференция режимында үткән киңәшмә Татарстан Республикасы финанс, казначылык һәм салым органнарының 2017 елның беренче яртыеллыгында консолидирацияләнгән бюджеты үтәлеше йомгакларына багышланды. Әлеге бюджетка беренче яртыеллыкта салым һәм салымнан булмаган керемнәрне дә исәпләп, 119 млрд сум акча кергән. Федераль акчалар белән Республиканың консолидирацияләнгән бюджеты 130,5 млрд сумны тәшкил итә, - дип билгеләп үтә Рөстәм Миңнеханов.

Аның сүзләренчә, республиканың төп макроикътисади күрсәткечләре әйбәт динамика күрсәтә, агымдагы елның 5 аенда тулаем төбәк продукты (ВРП) үсеше 4 процентны, сәнәгать җитештерү индексы - 3,4 процентны тәшкил иткән, төзелеш эшләре күләме якынча узган елгы кебек калган. Бу чорда ваклап сату күләме 2,3 процентка үскән.
“Хәзер төп максат – ирешелгән уңай динамиканы саклап калу, икътисадны үстерүдә барлык мөмкинлекләрне файдалану, бюджетны арттыру, шулай ук предприятиеләрнең нәтиҗәлә эшләвенә ирешү”, - диде Рөстәм Миңнеханов.
 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10