ҺАВА ТОРЫШЫ +16 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия
МӨҺим
Яшел Үзәннән Наил Таразов ГТОның алтын билгесенә лаек булды
Балтачта "Автоледи-2018" җиңүчесен ачыклаячаклар
22 июльнең төп вакыйгалары - фото һәм сылтамалар
Баулыда хоккей йолдызлары тәрбияләнә
Әлки районынының “Хузангай” җәмгыятенә 20 ашлык уру комбайны кайтты

Авыл

Авыл хуҗалыгы министрлыгы 2017 елда 100 млн тонна чамасы ашлык җыярга ниятли

19 июль 2017, 10:19

Авыл хуҗалыгы министрлыгы 2017 елда 100 млн тонна чамасы ашлык җыярга ниятли “Бәрәңге бераз аз, билгеле, әмма ил өчен җитәрлек”, - дип җиткерәләр министрлыкта.

(Казан, 19 июль, "Татар-информ"). 2017 елның урып-җыю барышын бәяләп, быел 100 млн тонна чамасы ашлык җыеп булыр дип фаразлана. Бу хакта Россия Авыл хуҗалыгы министрлыгының үсемлекчелек буенча департамент директоры Петр Чекмарев җиткерә, дип хәбәр итә “Интерфакс”.

“Ил буенча төп бөртекле культуралар 100 млн тонна тирәсе булыр” , — дип белдергән Чекмарев Ставрополь краенда урып-җыю мәсьәләләре буенча киңәшмәдә чыгыш ясаганда.

“Газета.ру” билгеләп үткәнчә, Чекмарев мәгълүматлары буенча,  соңгы ике атнада урып-җыю темплары узган елгы уңыштан калышу кимегән. “Алдагы ике атнада аерма ике тапкыр булса, хәзер уңыш алуда аерма — 5 млн тонна”, — дип аңлаткан ул.

Чекмарев киңәшмә барышында 2016 елга караганда быел яшелчәләр уңышы артык булуын билгеләп үткән. “Бәрәңге бераз аз, билгеле, әмма ил өчен җитәрлек”, - дип йомгаклаган ул.
 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10