ҺАВА ТОРЫШЫ +16 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия
МӨҺим
Яшел Үзәннән Наил Таразов ГТОның алтын билгесенә лаек булды
Балтачта "Автоледи-2018" җиңүчесен ачыклаячаклар
22 июльнең төп вакыйгалары - фото һәм сылтамалар
Баулыда хоккей йолдызлары тәрбияләнә
Әлки районынының “Хузангай” җәмгыятенә 20 ашлык уру комбайны кайтты

Җәмгыять

Россия синоптиклары көчле җил һәм давыл турында кисәтә

19 июль 2017, 09:33

Россия синоптиклары көчле җил һәм давыл турында кисәтә Җомга көнне Үзәк федераль округка секундына 12-17 метр җил белән яшенле яңгыр килүе көтелә.

(Казан, 19 июль, "Татар-информ"). Июльнең соңгы атнасында Россиянең үзәк өлешендә җәйге җылы көннәр булачак, дип белдергән “Российская газета”га Россия Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе лабораториясе мөдире Людмила Паршина.

Атна ахырына кадәр Россия үзәк полосасында көндез 19-24 градус җылы, кыска вакытлы яңгырлар фаразлана. Киләсе атна башында температура 25 градуска кадәр күтәреләчәк, аннан +27 көтелә.

Җомга көнне Үзәк федераль округта секундына 12-17 метр җил белән яшенле яңгыр фаразлана.
Көчле яңгырлар Карелиядә, Архангельск өлкәсендә көтелә.

Идел буе округының төньягында шулай ук яңгырлар көтелә, боз яву ихтималы бар. Пермь краенда секундына 25 метр җил белән яшенле яңгыр фаразлана, җитди зыян килү ихтималы зур.
 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10