ҺАВА ТОРЫШЫ +16 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия
МӨҺим
Яшел Үзәннән Наил Таразов ГТОның алтын билгесенә лаек булды
Балтачта "Автоледи-2018" җиңүчесен ачыклаячаклар
22 июльнең төп вакыйгалары - фото һәм сылтамалар
Баулыда хоккей йолдызлары тәрбияләнә
Әлки районынының “Хузангай” җәмгыятенә 20 ашлык уру комбайны кайтты

Җәмгыять

Әлмәт пляжы шаккаттыра

19 июль 2017, 04:00

Әлмәт пляжы шаккаттыра 
Ул 2016 елның 13 июлендә ачылган иде.

(Әлмәт, 19 июль, "Татар-информ", "Әлмәт таңнары").  Әлмәт пляжы үзенең беренче туган көнен билгеләп үтте, дип яза "Әлмәт таңнары" газетасы. 

Ул 2016 елның 13 июлендә ачылган иде. Узган ел пляжда 250 меңнән артык кеше булган. Хәзер биредә көненә 3500-4000ләп кеше ял итә. Бассейнда 600 ләп кеше була. 

Скалодром, бау паркы да буш тормый, 300 ләп кешене кабул итә. Ярышлар даими уза. Әле генә биредәге вейк-паркта вейкбординг буенча Татарстан кубогы этабы булып үтте.

“Яшел фитнес”, “Мәдәни мохит” проектлары да пляжда күңелле уза.

 

 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10