ҺАВА ТОРЫШЫ +22 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия
МӨҺим
“Мерседес” бәрдергән 8 яшьлек малай хастаханәдә үлгән
Волонтерларга күбрәк нинди сораулар буенча мөрәҗәгать итүләре билгеле булды
Түбән Карамалыда янгында бала һәлак булган
И.Метшин, ДЧ финалының 1/4 өлешендә Россия катнашса, матчка барырга тырышачагын әйтте
Түбән Камада экскаваторның өч машинаны бәрдергәнен видеога төшергәннәр

Мәдәният

Татарда драматурглар күплектән режиссерлар кылтаеп китәләр – Данил Салихов

17 июль 2017, 14:28 , Фото: Султан Исхаков

Татарда драматурглар күплектән режиссерлар кылтаеп китәләр – Данил Салихов Килер шундый көннәр – “Бирегез инде бер әсәр”, дип йөриячәкләр, дигән фикердә Татарстан язучылар берлеге рәисе.

(Казан, 17 июль, «Татар-информ», Рузилә Мөхәммәтова). “Татар драматургларының кадерен белергә кирәк. Иң күп драматурглар татарда”, - диде Татарстан Язучылар берлеге рәисе, драматург Данил Салихов “Татар-информ” хәбәрчесенә 22-23 июльдә узачак Туфан Миңнуллин исемендәге I Россия күләмендә драматурглар семинары турында сөйләгәндә.

“Безнең драматурглар Башкортстан сәхнәләрен дә тутырып тора. Бездә аларның кадерен белмиләр. Килер шундый көннәр – “Бирегез инде бер әсәр”. дип йөриячәкләр. Бездә кайчагында режиссерлар кылтаеп китәләр. Бәлки, барлык белән кылтая торганнардыр”, - ди ул аптырап.

Данил Салихов элек режиссерларның драматурглар белән бергә эшләвен искәртә, Рәфкать Бикчәнтәев белән Хәй Вахит, Туфан Миңнуллин белән Марсель Сәлимҗанов тандемын мисалга китерә.

“Юк диеп утырырга ярамый. Чакыр да әйт: Данил туганкаем, пьесаңны алдым, бу җире ошамый”, - диген. Бергәләп фикерләшер идек. Спектакль шулай туа”, - ди ул.

Мәгълүмат өчен. Драматург Данил Салиховның 32 әсәре төрле театрларда куелган. Шул исәптән, Башкортстан театрларында да. Быел Ногай театры “Туганлык” фестиваленә Данил Салихов әсәрен алып киләчәк.
 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10