ҺАВА ТОРЫШЫ +18 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия
МӨҺим
Зәйдәге торак йортта газ шартлауның башлангыч сәбәбе билгеле булды
Рөстәм Миңнехановка Зәйдәге гадәттән тыш хәл турында соңгы мәгълүматлар хәбәр итеп торыла
Зәйдә газ шартлаган йорттан кешеләрне күчерделәр
22 июньнең төп вакыйгалары - фото һәм сылтамалар
Әтнә авыл хуҗалыгы техникумы быел 47 механик әзерләп чыгара

Җәмгыять

Башкортстан һәм Татарстан чигендәге күпернең икенче яртысында ремонт эшләре башланган

17 июль 2017, 11:34

Башкортстан һәм Татарстан чигендәге күпернең икенче яртысында ремонт эшләре башланган «Урал буе» Юл идарәсе белдерүенчә, барлык эшләр югары сыйфатта башкарылачак.

(Казан, 17 июль, «Татар-информ»). Юл төзүчеләр Башкортстан һәм Татарстан чигендә, Октябрьск янындагы М5 трассасында Ык елгасы аша сузылган күпернең сул ягын ремонтларга керешкән. Моның белән бәйле рәвештә хәрәкәт үзгәртелгән, дип хәбәр итә «Урал буе» Юл идарәсе. Бу хакта “Башинформ” агентлыгы яза.

Ике якка хәрәкәт итә торган транспорт та юлның ремонтланган ягыннан йөри, хәрәкәт белән светофор идарә итә. Тизлекне сәгатенә 50 километрдан да арттырырга ярамый. Эшләр тәүлек буе бара.

«Барлык эшләр дә югары сыйфатта башкарылачак. Кулланыла торган материаллар, корылмалар һәм җайланмаларның тиешле сертификатлары, техник паспортлары, аларның сыйфатын раслаучы сынау нәтиҗәләре бар, шулай ук алар лаборатор контроль узган», — дип хәбәр иттеләр «Урал буе» Юл идарәсендә.

 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10