ҺАВА ТОРЫШЫ 0 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Җәмгыять

Чүпрәле районы Кече Уби авылында ике яңа объект булачак

17 июль 2017, 03:00

Чүпрәле районы Кече Уби авылында ике яңа объект булачак Якын көннәрдә авылда әлеге яңа биналар тантаналы шартларда ачылачак.

(Чүпрәле, 17 июль, "Татар-информ", "Туган як"). Чүпрәле районы Кече Уби авылында ике яңа объект булачак, дип яза җирле басма

Уби авылы җирлеге өчен быелгы ел төзелешләргә бай булды. Беренчедән, биредә яңа ФАП бинасы төзелде. Икенчедән, балалар бакчасы капиталь төзекләндерелде.

–Биналарны төзү, ремонтлау эшләре тулысынча диярлек тәмамланды. Шулай да әле тирә-якны ямьләндерү буенча шактый тырышасы бар,-ди авыл җирлеге башлыгы Алексей Ярухин.

Якын көннәрдә авылда әлеге яңа биналар тантаналы шартларда ачылачак.


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10