ҺАВА ТОРЫШЫ +20 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия
МӨҺим
Татарстан депутатлары Яшьләр эшләре һәм спорт министрлыгын үзгәртү тәкъдимен хуплады
Дәүләт Советында, каникулга кадәр, язгы сессиянең соңгы утырышы башланды
Дмитрий Медведев пенсия реформасы буенча киңәшмә үткәргән
Татарстан медицина профилактикасы үзәге яшь әниләрне бүләкләде
Ык буе авыллары Сабан туе авторы быелгы бәйрәмдә кунак буларак кына катнаша

Авыл

Әлки районында дүрт крестьян-фермер хуҗалыгына 5 миллион сум акча биреләчәк

15 июль 2017, 19:00

Әлки районында дүрт крестьян-фермер хуҗалыгына 5 миллион сум акча биреләчәк Районның сөт җитештерү белән шөгыльләнүче дүрт крестьян-фермер хуҗалыгы федераль программа кысаларында грант оттылар.

(Әлки, 15 июль, "Татар-информ", "Әлки хәбәрләре"). Әлки районында дүрт крестьян-фермер хуҗалыгына 5 миллион сум акча биреләчәк. Районның сөт җитештерү белән шөгыльләнүче дүрт крестьян-фермер хуҗалыгы федераль программа кысаларында грант оттылар, дип яза район газетасы.

Аларга, куелган барлык таләпләрне үтәү шарты белән, эшчәнлекләрен җәелдерү өчен 5 миллион сумга кадәр акча биреләчәк. Грантларны Түбән Колчуринодан Виктор Рыжков, Чиябаштан Нияз Минсабиров, Татар Мулла авылыннан Тәлгать Фәттахов, Базарлы Матактан Нина Агапова (аның хуҗалыгы Түбән Биктимердә урнашкан) отканнар.

Моннан тыш “Татарстан республикасында фермер эшчәнлеге башкаручыларга ярдәм” дигән программа нигезендә Иске Коратадан Евгений Яганев сөт җитештерү белән шөгыльләнү, Татар Борнаеннан Минсәит Сафин теплицалар төзеп яшелчә үстерү максатларына грантлар отканнар.

 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10