ҺАВА ТОРЫШЫ -5 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Мәдәният

Рөстәм Миңнеханов Казан Сабан туенда районнар оештырган мәйданчыкларда булды

15 июль 2017, 11:09 , Фото: Рамиль Гали

Рөстәм Миңнеханов Казан Сабан туенда районнар оештырган мәйданчыкларда булды Һәр район үзенең мәдәни үзенчәлеген күрсәтте.

(Казан, 15 июль, "Татар-информ", Алмаз Шиһабетдинов). Бүген, 15 июль көнне, Казанда Татар милли бәйрәме - Сабан туе уза. Мирный бистәсе Каенлыгында уза торган Сабан туе бәйрәмендә Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов та катнашты.

Татарстан Республикасы Президентын Айдар Фәйзрахманов җитәкчелегендәге Татар дәүләт фольклор ансамбле каршы алды. Рөстәм Миңнеханов,Казан шәһәре мэры Илсур Метшин татар милли ризыгы чәк-чәктән авыз итте.

Елдагыча, һәр район үз мәйданчыгын оештырган. Рөстәм Миңнеханов беренче булып Кукмара муниципаль районы мәйданчыгына керде һәм оештыруны югары бәяләде.

Бәйрәмнең тантаналы өлеше 11:00 сәгатьтә башланып китте. 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10