ҺАВА ТОРЫШЫ +10 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Мәдәният, Фән һәм мәгариф

Илшат Рәхимбай татар теле дәресләренә кулланма булырлык мәгариф сериалы төшерә башлый

12 июль 2017, 15:21

Илшат Рәхимбай татар теле дәресләренә кулланма булырлык мәгариф сериалы төшерә башлый Сериалда татар телендә акцентсыз сөйләшә ала торган балалар төшәчәк.

(Казан, 12 июль, «Татар-информ», Рузилә Мөхәммәтова). Июльнең икенче яртысында яшь кинорежиссер Илшат Рәхимбай татар теле дәресләренә кулланма булырлык мәгариф сериалы төшерә башлый. Бу хакта социаль челтәрдә урнаштырылган мәгълүматны «Татар-информ» хәбәрчесенә Илшат Рәхимбай үзе раслады. Әмма килешүдә күрсәтелгәнчә, әлегә артык мәгълүмат бирә алмавын әйтте.

Социаль челтәрдәге кастинг игъланына караганда, әлеге проектның республика мәктәп программасы өчен мәгариф сериалы булуы аңлашыла. Сериал мәктәп укучыларының татар теле дәресләре буенча төшерелә. Болар – 2-3 минутлык роликлар. Барлыгы 28 серия планлаштырылган, аның беренче яртысы - июль аенда, икенчесе – август-сентябрьдә төшереләчәк.

Шушы көннәрдә режиссер, кастинг үткәреп, сериал өчен балалар сайлап алган. Кастинг шартлары буенча, харизма, камераны ярату һәм эшчәнлектән тыш, шәһәр акценты булмаган чиста татар теле төп таләп итеп куелган. Шушы таләп кыенлык тудырган да инде.

«Кастингка бик талантлы балалар килгән иде, нигездә, авыл балаларын сайлап алдык - алар әле чиста сөйләшә, - диде Илшат. - Шәһәр балаларының телендә рус теле акценты көчле», - дип борчылуын белдерде ул.

«Кастинг аша без бер класс булырлык балалар туплый алдык. Соңгысын – Артурны кичә таптык», - диде Илшат.  


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10