ҺАВА ТОРЫШЫ +9 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Авыл

Аксубайлылар азыкны сыйфатлы итеп әзерләргә тырыша

12 июль 2017, 04:00

Аксубайлылар азыкны сыйфатлы итеп әзерләргә тырыша 21700 тоннадан артык сенаж әзерләнгән, план буенча 65 мең тонна.

(Аксубай, 12 июль, "Татар-информ", "Авыл таңнары", Зинаида Леонтьева). Җәйге чорда азык хәзерләү иң мөһим мәсьәләләрнең берсе булып тора. Ләкин, узган елның эш графигы белән чагыштырганда, нәкъ менә һава торышы шартларына бәйле тупас һәм сусыл азык төрләрен җитештерү темпларының билгеле дәрәҗәдә сүлпәнлеге күзәтелә. Аксубай районы азык хәзерләүчеләр үләннәрне чаптыру, яшел массаны консервацияләү урынына ташу эшләрен тизрәк башкару өчен яңгырсыз һәр сәгатьтән файдаланырга тырышалар.

Районның авыл хуҗалыгы идарәсе мәгълүматларына нигезләнеп, район буенча күпьеллык үләннәр чәчелгән 12 мең гектар мәйданның бүгенге көндә 6,5 мең гектардан артыгыннан яшел масса чаптырылган. Әлеге исәптән 1,5 мең гектары – печән, 43000 гектары сенаж өчен. 21700 тоннадан артык сенаж әзерләнгән, план буенча 65 мең тонна.

“Аксубай“ АФда күпьеллык үләннәр 6 мең гектарга якын мәйдан били. Авыл хуҗалыгы предприятиесе азык хәзерләүчеләре 2,5 мең гектардан күбрәк мәйданнан яшел массаны чабып алып, азык базларына 10200 тонна сенаж салганнар.

“Аксу Агро“ агрофирмасында гомуми мәйданы 3326 гектар тәшкил иткән төрле үләннәр чәчүлекләренең 2 мең гектардан күбрәге чаптырылган (планга карата 64 процент). 8,5 мең тоннадан артык сусыл азык хәзерләнгән (план күрсәткеченең 40 проценты күләмендә). “Актай“ның азык хәзерләүчеләре звеносы печән әзерләү планын уңышлы үтәделәр.

– Яңгырлы җәйдә яшел масса өемнәргә салу урынына зур дымлылык белән килә, – дип шәрехләде Россельхозцентрның территориаль бүлек җитәкчесе Габдерәшит Гелметдинов. – Консервацияләүдә кулланылган биологик әчеткечләр үләннәрне черүдән һәм бозылудан саклый, азыкларның сыйфаты да яхшы була. Авыл хуҗалыгы предприятиеләре мондый биопрепаратлар запасын булдырдылар һәм аларны эштә актив кулланалар.

Ул гына да түгел, мөгезле эре терлекләрне мондый әчеткечләр кулланып әзерләнгән азыклар белән тукландыру уңай нәтиҗә бирә: алар яхшы үзләштерелә, продуктлылыкны арттыра, диелгән район хәбәрендә.


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10