ҺАВА ТОРЫШЫ +18 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия
МӨҺим
Мошенник “кармагына“ эләккән чирмешәнле 22 мең сум акчасыннан колак каккан
Саба һәм Теләче районнарыннан 15 егет Россия Кораллы Көчләренә хәрби хезмәткә китте
Чирмешән мәктәпләре укучылары 85 тонна макулатура, 7 тонна пластик савыт-саба җыйган
Яңа Чишмә районы хуҗалыкларында савым арта
Менделеевскида чыгарылыш балы датасы билгеле

Дин

Әгерҗе районы имамнары “Нур“ мәчетенә җыелды

12 июль 2017, 00:00

Әгерҗе районы имамнары “Нур“ мәчетенә җыелды Районда да 34 мәчетнең нибары 13е генә рәсми теркәлү узган, калганнары рәсмиләштерелмәгән.

(Әгерҗе, 12 июль, "Татар-информ", "Әгерҗе хәбәрләре"). Күптән түгел билгеләп куелган имам-мөхтәсиб Габделкәрим хәзрәт Гыйззәтуллин “Нур“ мәчетендә Әгерҗе районы имамнары белән беренче җыелышын үткәрде, дип яза җирле басма.

Җыелышта район башлыгы урынбасары Ришат Нурисламов һәм Диния нәзарәтеннән ревкомиссия әгъзалары: Апас районы имам-мөхтәсибе Мирхәт хәзрәт Җамалиев, Буа районы имам-мөхтәсибе Илмир хәзрәт Хәсәнов, Әлмәт районы имам-мөхтәсибе Фәһим Әхмәтҗанов, Кукмара районы имам-мөхтәсибе Рәдиф Тимергалиев, Чистай районы имам-мөхтәсибе Мөхәммәд хәзрәт Кыямов та катнашты. Район имам-мөхтәсибенең сәламләү сүзеннән соң Әгерҗенең “Хәсән“ мәчете имамы Хәлим хәзрәт Якупов Коръән аятьләре укыды.

– Безнең җыелуыбызның төп сәбәбе – гыйбадәт йортларын теркәү буенча сорауларга җавап табу. Бу бүген безнең район имамнарын гына түгел, башка район дин әһелләрен дә борчый торган мәсьәлә. Әйтик, безнең районда да 34 мәчетнең нибары 13е генә рәсми теркәлү узган, калганнары рәсмиләштерелмәгән, – диде Габделкәрим хәзрәт. Ревкомиссия рәисе Мирхәт хәзрәт Җамалиев рәсмиләштерү эшләре, теркәлү тәртибе турында тәфсилләп аңлатты. Имамнарның әлеге мәсьәләгә кагылышлы сорауларына төрле районнардан килгән имам-мөхтәсибләр дә җавап бирделәр. Ришат Нурисламов бу эшләрдә кулдан килгәнчә ярдәм итәчәкләрен белдерде. “Булган хәтле тырышырбыз“... Кырынды мәчет имамы Мөбин хәзрәт Кәримуллинның бу сүзләре район имамнарының бу эшне тиз тотачакларына ышаныч тудырды.

 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10