ҺАВА ТОРЫШЫ +15 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Спорт

Аксубайлылар өчен шахмат буенча Татарстан Республикасы чемпионаты уңышлы узды

9 июль 2017, 01:00

Аксубайлылар өчен шахмат буенча Татарстан Республикасы чемпионаты уңышлы узды “Сәламәтлек“ Спартакиадасы кысаларында Әлмәттә район командалары арасында ике көн дәвамында шахмат буенча Татарстан Республикасы чемпионаты узды.

(Аксубай, 9 июль, "Татар-информ", "Аксубай таңнары", Зинаида Леонтьева). “Сәламәтлек“ Спартакиадасы кысаларында Әлмәттә район командалары арасында ике көн дәвамында шахмат буенча Татарстан Республикасы чемпионаты узды, дип яза җирле басма.

Чемпионатта көч сынашкан 19 команда арасында Аксубай районы җыема командасы да бар иде. Команданы ярышка әзерләгәндә аның җитәкчесе Геннадий Горбунов хәтәрле адымга бара: районның ике оста шахматчысы – Михаил Водышев һәм Андрей Егоров белән беррәттән беренче тапкыр чыгыш ясаучы Сергей Новичков һәм Юлия Муртазина да команда әгъзалары булалар.

– Геннадий Валерьевич аларның яшьләр арасында үткәрелгән ярышларда уңышлы чыгыш ясауларын исәпкә алды. Димәк, өлкәннәр белән ярышта да алар сынатмас, дип өметләнде, – дигән аңлатма бирде безнең команда өчен җан аткан шахматчы Адель Купцов. – Һәм ялгышмады да.

Шундый “эксперименталь“ составта безнең район җыелма командасы көтелмәгәнчә 6 нчы урынны алды. Аксубай шахматы тарихында бу республика дәрәҗәсендәге иң югары нәтиҗә. Шуңа өстәп, Андрей Егоров 5-9нчы урында булса, Юлия Муртазина иң оста 10 хатын-кыз арасына керде. Җыелма команда сезонның иң төп ярышы – Татарстан Республикасының җәһәт шахмат һәм блиц командалы чемпионатына әзерләнүне дәвам итә.


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10