ҺАВА ТОРЫШЫ +9 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Җәмгыять

Зәй мәшгульлек үзәге 430 эш урыны тәкъдим итә

7 июль 2017, 01:00

Зәй мәшгульлек үзәге 430 эш урыны тәкъдим итә Зәй мәшгульлек үзәгендә быелның 1 июленә 179 кеше рәсми рәвештә эшсез дип теркәлгән.

(Зәй, 7 июль, "Татар-информ", "Зәй офыклары", Николай Шамионов). Зәй мәшгульлек үзәге 430 эш урыны тәкъдим итә, дип яза район газетасы.

Зәй мәшгульлек үзәгендә быелның 1 июленә 179 кеше рәсми рәвештә эшсез дип теркәлгән. Эшсезлек дәрәҗәсе – 0,63 процент. Июнь аенда үзәккә эш эзләп 144 кеше мөрәҗәгать иткән, шуның 120се – каникуллар вакытында эшләргә теләгән яшьүсмерләр. Барлыгы 148 кеше, 7 кеше эшкә урнаштырылган (шуның 120се яшьүсмерләр). Узган айда эш бирүчеләр үзәккә 119 вакантлы эш урыны булу турында хәбәр иткән. Алар – табиб, фельдшер, акушер, хисапчы, пешекче, җыештыручы, төрле эш башкаручы, машина йөртүче, иминиятләү агенты, слесарь, электр һәм газ белән эретеп ябыштыручы, хат ташучы, сатучы, тракторчы. Үзәктә барлыгы 430 вакантлы эш урыны исәпләнә

 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10