ҺАВА ТОРЫШЫ +1 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Татар дөньясы

Яшьләрнең җырлары бөтенләй башка: татар сүзле рус җырлары - Азат Вахитов

6 июль 2017, 16:39

Яшьләрнең җырлары бөтенләй башка: татар сүзле рус җырлары - Азат Вахитов "Туган тел" телеканалы директоры Башкортстан җырчыларында милли үзенчәлек күбрәк сакланган, дип саный.

(Казан, 6 июль, “Татар-информ”, Мәрьям Насыйрова). Башкортстан җырчылары кызыклы һәм аларның җырлары да "татарчарак". Уфадагы "Туган тел" каналы директоры Азат Вахитов "Татар-информ" агентлыгына интервьюсында шул хакта белдерде.

"Безнең артистлар да бик кызыклы дип саныйм. Җырлар да күпкә татарчарак дип әйтәсем килә. Бүген яшьләр җырлый торган җырлар бөтенләй башка бит:  татар сүзләре белән рус җырлары. Бездә исә милли үзенчәлек күбрәк сакланган”, - дип белдерде Азат Вахитов.

Мәгълүмат өчен. 3 июль көнне Башкортстанның “Туган тел” телеканалы Уфада татар-башкорт эстрада җырчылары өчен TTstarparty кичәсен уздырды. TTstarparty чыгышы белән Башкортстаннан булган татар-башкорт эстрадасы артистларын бергә туплау максатыннан быел беренче тапкыр үткәрелде. Чарада 100гә якын артист катнашкан.

Фотода (сулдан уңга): Азат Вахитов, Элвин Грей-Радик Юльякшин, Илшат Вәлиев, Инсаф Галимов, Әнвәр Нургалиев.


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10