ҺАВА ТОРЫШЫ +15 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Җәмгыять

Апасның яшь белгечләре хөрмәтләнде

3 июль 2017, 09:00

Апасның яшь белгечләре хөрмәтләнде Район башкарма комитеты җитәкчесе Алмаз Гыйбадуллин изге теләкләре белән Рәхмәт хаты һәм истәлекле бүләк тапшырды аларга.

(Апас, 3 июль, "Татар-информ", "Йолдыз", Гөлзада Гатауллина). Апасның яшь белгечләре хөрмәтләнде, ә “Электр челтәрләре“ компаниясендә яшь белгечләр шактый күп, дип яза җирле басма.

Апас егете Рафил Заһидуллин шундыйларның берсе. Ул электромонтер булып эшли, хезмәтен һәрчак намус белән башкара. Коллективта да үз кеше ул, һәрчак киңәшеп эшли. Ярдәмчел, тырыш егеткә зур өметләр багълыйлар биредә. Ул читтән торып югары белем дә ала.

Үзәк ял паркында үткән Яшьләр көнендә районның төрле тармакта хезмәт күрсәтүче бер төркем яшь белгечләре сәхнә түренә чакырылдылар. Алар арасында Рафил да бар иде. Район башкарма комитеты җитәкчесе Алмаз Гыйбадуллин изге теләкләре белән Рәхмәт хаты һәм истәлекле бүләк тапшырды аларга. 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10