ҺАВА ТОРЫШЫ +23 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Җәмгыять

Чүпрәледә Зәки Нури район премиясен тапшырдылар

2 июль 2017, 19:00

Премияне Зәки Нуриның иҗат эшчәнлеген пропагандалау юнәлешендә зур өлеш керткән шәхесләргә бирү каралган.

(Чүпрәле, 2 июль, "Татар-информ", "Туган як"). Чүпрәледә Зәки Нури район премиясен тапшырдылар. Әлеге премия районда 1998 елдан бирле талантлары белән аерымланучыларга, аеруча Зәки Нуриның иҗат эшчәнлеген пропагандалау юнәлешендә зур өлеш керткән шәхесләргә бирү каралган, дип яза җирле басма. 

Агымдагы елда әлеге премия яшь буынны татар халкының гореф-гадәтләре, йолалары нигезендә тәрбияләүдәге, Зәки Нури иҗатын пропагандалаудагы зур өлеше өчен: Яңа Кәкерле төп белем бирү мәктәбенең татар теле һәм әдәбияты укытучысы Гөлинә Нәсыйбуллинага, гомум белем бирү учредениеләре укучылары арасында 1 номерлы Иске Чүпрәле урта мәктәбе укучылары Эльвина Фәхретдиновага, Виктория Одинцовага һәм Зур Чынлы урта мәктәбе укучысы Назлыгөл Мистяковага, поэзия һәм драматургия өлкәсендә татар язучыларының иҗатын пропагандалауда гы эшчәлектәге өчен тармаклы технологияләр техникумы мөгаллиме Арифҗан Бакировка тапшырылды.

 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10