ҺАВА ТОРЫШЫ -5 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Спорт

Үз җирлегемдә Россия данын яклап, оттырсам оят булыр иде - Азат Нурмөхәммәтов

1 июль 2017, 23:57

Мингәр Сабан туенда Дөнья кубогы ярышы җиңүчесе яңа кагыйдәләрнең көрәшчеләргә аяк чалуы турында сөйләде.

Фото: http://sabantuytatar.ru

(Казан, 1 июнь, "Татар-информ", Фәрит Салихов). Мингәр авылы Сабан туе кысаларында уздырылган көрәш буенча Дөнья кубогы ярышында 70 килограммга кадәр авырлыкта чемпион калган Татарстан көрәшчесе Азат Нурмөхәммәтов "Татар-информ" хәбәрчесенә җиңүнең җиңел бирелмәвен җиткерде.

"Без бил алышкан авырлык үлчәвендә 24 көрәшче идек. Көрәш әле бик киң җәелмәгән ил көрәшчеләре дә матур алымнар күрсәтергә сәләтле. Үземә, аеруча, Таҗикстан көрәшчесе нык каршылык күрсәтте. Көрәш башланганчы ук игътибарны җәлеп иткән иде инде ул - буйга ике метр чамасы булган әлеге көрәәшче миңа каршы берничә яхшы алым да куллана алды. Шулай да тәҗрибәм булышты", - диде Азат Нурмөхәммәтов.

Теләче районында туып-үсеп, хәзер Казанның Яңа Савин районында урнашкан "Ак Барс" көрәш сарае данын яклаучы көрәшче турнирда яңа кагыйдәләр кертелүе һәм алар белән килешмәвен дә җиткерде.

"Яңа кагыйдә буенча ике тапкыр кисәтү алсаң, көрәштән төшеп каласың. Ә без бил алышканда коеп яңгыр яуды, келәм юеш. Шуның аркасында беренче әйләнештә үк аягым таеп егылдым һәм беренче кисәтүне алдым. Ш шул хәл кабатланып, тагын аркага яткан булсам?.. Күрше районда, үз җирлегебездә Россия данын яклап, оттырган булсам, оятын кая куярсың?! Баштан шундый уйлар йөгереп узды. Ахыр чиктә барлык көндәшләремне дә отып, чемпион калдым. Мин бик бәхетле", - ди Азат Нурмөхәммәтов.


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10