ҺАВА ТОРЫШЫ +30 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия
МӨҺим
Чираттагы әдәби марафон проекты башланып китте
“Татар-информ”да VI мөселман яшьләре форумы турында сөйләшәчәкләр
Казанда «Зөләйха күзләрен ача» романы буенча фильмны көзен төшерә башлыйлар
Россиядә ярты айда илле мең чамасы электрон ветеринария сертификаты тутырылган
Синоптиклар Татарстанда яшенле яңгыр турында кисәтә

Хәвеф-хәтәр

"Казан" аэропортына зыян салган машина йөртүче мәҗбүри дәвалануга җибәрелгән

30 июнь 2017, 16:34 , Фото: Александр Елисеев

Суд карары нигезендә, Руслан Нуретдиновны хастаханәгә урнаштырачаклар.

(Лаеш, 30 июнь, "Татар-информ"). Бүген Татарстанның Лаеш районы суды узган елның декабрендә “Казан” халыкара аэропортына машинасы белән килеп кергән “җилкуар”га карата хөкем карары чыгарды. Аның нигезендә, Руслан Нуретдинов мәҗбүри дәвалануга җибәреләчәк. Дәвалау курсы тәмам булгач, аның язмышын медицина хезмәткәрләреннән торган эксперт коллегиясе хәл итәчәк. Коллегия карары нигезендә тернәкләндерү үткәрү билгеләнәчәк яки дәвалану вакыты озайтылачак.

Исегезгә төшерәбез, әлеге хәл узган елның 21 декабрендә булды: 15 нче модель "Лада" автомобиле белән Руслан Нуретдинов "Казан" халыкара аэропорты территориясенә бәреп керә.

Нуретдинов берничә тапкыр аэропортның терминал ишегенә бәрелә, башка объектларга да зыян сала, бер полиция хезмәткәре дә имгәнә. Аэропортка салынган гомуми зыянның күләме 3 миллион сумтәшкил иткән.

Тикшерү барышында Нуретдинов журналистларга булган хәлләрне үзенчә бәян итте. Машина йөртүче сүзләренчә, ул үзенә һәм сөйгәненә куркыныч янаганлыктан бу адымга барган.


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10