ҺАВА ТОРЫШЫ +24 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия
МӨҺим
Хрущев белән Брежневка хезмәт күрсәткән шагыйрь Әхмәт Саттарны Мәскәүдә искә алдылар
Р.Миңнеханов: Нефтьчеләр ярдәме белән Татарстан икътисады уңай үсеш темпын саклый
Хаҗга җыенучы мөселманнарны Согуд Гарәбстанындагы инфекцияләр хакында кисәтәләр
Татарстан Мөфтие дуңгыз итендәге "хәләл" этикеткасына бәйле низаг турында фикерен әйтте
Татарстан районнарында пар басуларын эшкәртәләр

Икътисад, Сәясәт

Россия каршы санкцияләрне 2018 ел азагына кадәр озайтты

30 июнь 2017, 16:23

Россия каршы санкцияләрне 2018 ел азагына кадәр озайтты Россия Президенты тиешле карарга кул куйган.

(Казан, 30 июнь, "Татар-информ"). Россия Президенты Владимир Путин каршы санкцияләрне 2018 елның 31 декабренә кадәр озайту турындагы карарга кул куйды. Документ хокукый мәгълүматның рәсми порталында басылды, дип яза ТАСС агентлыгы.

29 июньдә Россия Премьер-министры Дмитрий Медведев Министрлар Кабинеты ил Президентына каршы санкцияләрне 2018 елның 31 декабренә кадәр озайту турындагы тәкъдим кертәчәген җиткергән иде. Хөкүмәт утырышында ясаган чыгышында, ул искә төшергәнчә, бер көн элек Евросоюз Россиягә карата санкцияләрен озайткан.

"Бу хәлдә без адекват реакция белдерәбез, кичә бу мәсьәлә буенча ил башлыгы белән фикер алыштык, – дип хәбәр итте Премьер-министр.

15 июньдә турыдан-туры элемтә вакытында Владимир Путин каршы санкция мәсьәләсе партнерларга карап хәл ителәчәк, дип белдерде. Чикләүләр Россиягә карата санкцияләр алынуга карап бетереләчәк. "Безнең икътисадка карата тыюлар кертүче илләрнең мөнәсәбәтенә караячакбыз, – дип билгеләп үтте ул вакытта Президент.
 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10