ҺАВА ТОРЫШЫ -7 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Мәдәният

Милли музейдагы Әдәби салон утырышы Державинны тәрҗемә иткән халык шагыйренә багышлана

28 июнь 2017, 15:02

Милли музейдагы Әдәби салон утырышы Державинны тәрҗемә иткән халык шагыйренә багышлана Чара "Туган илнең төтене дә хуш һәм татлы…" дип атала.

(Казан, 28 июнь, “Татар-информ”, Лилия Локманова). 5 июльдә 15.00 сәгатьтә Татарстан Милли музееның Әдәби салоны чираттагы утырышын үткәрә. “Туган илнең төтене дә хуш һәм татлы…” дип исемләнгән чара халык шагыйре, Г.Тукай һәм Г.Державин исемендәге Дәүләт премияләре лауреаты Ренат Харис иҗатына багышланачак.

Нәкъ менә Ренат Харис беренче булып Державинның әсәрләрен татар теленә тәрҗемә итә. Шул исәптән, “Бог” дастанын да. Гавриил Державинның татар теленә тәрҗемә ителгән әсәрләре җыентыгын исә Ренат Харис шагыйрьнең тууына 200 тулуга багышлаган. Әдәби салонда әлеге басма белән танышрыга мөмкин булачак.

Бу хакта “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгына Татарстан Милли музее матбугат хезмәте хәбәр итте.


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10