ҺАВА ТОРЫШЫ +10 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Спорт, Дин

Конфедерацияләр кубогында тупланган тәҗрибәбез белән уртаклаша алабыз – Камил Сәмигуллин

26 июнь 2017, 14:38 , Фото: Салават Камалетдинов

Конфедерацияләр кубогында тупланган тәҗрибәбез белән уртаклаша алабыз – Камил Сәмигуллин Бездән һәрвакыт: "Ничек итеп конфессияара дуслыкка ирештегез?" – дип сорыйлар, диде мөфти.

(Казан, 26 июнь, “Татар-информ”, Алмаз Шиһабетдинов). Бүген Конфедерацияләр кубогына аккредитация узмаган каләм әһелләре өчен уздырылган матбугат конференциясендә Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте рәисе, мөфти Камил хәзрәт Сәмигуллин “Конфедерацияләр кубогының конфессияара мөнәсәбәтләрне ныгутыда роле” темасына фикерләре белән уртаклашты.

“Бездә бер-беребез белән әйбәт мөнәсәбәтләр урнашкан. Конфедерацияләр кубогы аны начарлата алмый, яхшыртырга гына мөмкин. Бәлки, бу турнир безгә тупланган тәҗрибәбез белән уртаклашырга сәбәптер. Бездән һәрвакыт: "Ничек итеп конфессияара дуслыкка ирештегез?" – дип сорыйлар. Моңа ирешүе бик авыр, шуңа һәркөн эш алып барырга кирәк. Моның өстендә күп эшләргә кирәк. Сез журналист буларак та моны сынап карый аласыз. Бездә чит ил журналистлары, Бауман урамында йөргәндә, конфессияләр арасында иң мөһиме дуслык булсын, дип әйтәләр. Бу дуслык халыкның канына сеңгән инде. Моңа ирешү бик мөһим. Бер-береңне яратырга өйрәнергә кирәк”, – диде Камил хәзрәт.


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10