ҺАВА ТОРЫШЫ +2 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Сәясәт

Дәүләт Советының Законлылык һәм хокук тәртибе комитеты утырышында 9 мәсьәлә каралачак

26 июнь 2017, 13:12

Дәүләт Советының Законлылык һәм хокук тәртибе комитеты утырышында 9 мәсьәлә каралачак Утырыш 27 июньдә үткәрелер дип планлаштырыла.

(Казан, 26 сентябрь, “Татар-информ”, Лилия Локманова). Иртәгә, ягъни 27 июньдә, сәгать 11.00дә Татарстан Республикасы Дәүләт Советының Законлылык һәм хокук тәртибе комитеты чираттагы утырышын уздыра. Көн тәртибенә 9 мәсьәлә чыгарылачак.

Алар арасында Татарстан Республикасының Җәмәгать судьяларын сайлау, “Янгын куркынычсызлыгы турында”гы Татарстан Республикасы канунының 22 нче матдәсенә үзгәрешләр кертү турында”гы Татарстан Республикасы канун проекты, “Татарстан Республикасы Дәүләт Советы регламентының 113 нче матдәсенә үзгәрешләр кертү турында”гы Татарстан Республикасы парламенты карарына үзгәрешләр кертү проекты һәм башка проектлар бар.

Бу хакта республиканың канун чыгару органы матбугат хезмәте хәбәр итә.

Сүз уңаеннан, Татарстан Республикасы Дәүләт Советының 29 нчы утырышы 22 июнь көнне үткәрелде. Киләсе утырыш исә июльнең беренче яртысында уздырылачак. Шуннан соң депутатлар җәйге ялга таралыша.


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10