ҺАВА ТОРЫШЫ +19 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия
МӨҺим
ТР иҗтимагый палатасы әгъзасы ташъязма истәлекләрне торгызу көнен булдыру кирәк дип саный
Дамир Фәттахов Яшьләр хөкүмәтенә үз ведомствосы эшчәнлегендә катнашырга тәкъдим итә
Тамбов Сабан туе Уваров районы оешуга 90 ел тулуга багышлана
Айрат Зарипов: Казан турында уңай тәэсирләр чит ил матбугат чараларында һаман чыга
19 июльнең төп вакыйгалары - фото һәм сылтамалар

Җәмгыять

Роскомнодзор Telegram эшчәнлеген туктатуның якынча вакытын атады

25 июнь 2017, 15:06

Роскомнодзор Telegram эшчәнлеген туктатуның якынча вакытын атады Дуров җавапны кире каккан очракта идарә тармагы Telеgram эшчәнлеге туктатылачагын әйтте, һәм моның "вакыты көннәр белән исәпләнә".

(Казан, 25 июнь, "Татар-информ"). Элемтә, мәгълүмати технологияләр һәм массакүләм коммуникацияләрне күзәтү Федераль хезмәте (Росомнодзор) җитәкчесе Александр Жаров НТВ телеканалы эфирында, идарә тармагы Telegram хезмәтен булдырган Павел Дуровтан компания буенча мәгълүматлар бирүен көтә, дип җиткерде. Бу хакта "Известия" газетасы яза. 

Жаров әйтүенчә, Дуров җавапны кире каккан очракта, Telеgram эшчәнлеге туктатылачак һәм моның "вакыты көннәр белән исәпләнә, дип хәбәр итә ТАСС.

"Без аралашуның һәм диалогның соңгы мөмкинлеген кулланабыз. Telegram эшчәнлеген иртәгә үк туктачакбыз дип әйтмим, ләкин кабатлыйм – вакыт чикләнгән һәм көннәр белән исәпләнә. Бу көннәрдә без Павел Дуровтан җавап көтәчәкбез", – дип әйтте Александр Жаров.


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10