ҺАВА ТОРЫШЫ -6 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Җәмгыять

Кырымда Ураза бәйрәмендә тергезелгәннән соң борынгы мәчет ачылды

25 июнь 2017, 13:43

Кырымда Ураза бәйрәмендә тергезелгәннән соң борынгы мәчет ачылды  1703 елда төзелгән һәм совет чорында ашлык складына әйләндереләгән мәчетне төзекләндерү өч елга сузылган.

(Казан, 25 июнь, "Татар-инофм"). Ураза бәйрәмендә өч елга сузылган төзекләндерү эшләреннән соң Кырымның Черемисовка авылында 1703 елда төзелгән борынгы мәчетне ачтылар. Бу хакта Кырым мөселманнарының Диния нәзарәте хәбәр итә, дип җиткерде ТАСС агентлыгы.

"Белогорск районының Копюрлика (Черемисовка) авылында, халык көче белән торгызылган мәчетнең тантаналы ачу чарасы булды. Бу вакыйганы авыл халкы бик озак көтте", – дип белдерелә хәбәрдә.

Мәчет 1703 елда төзелгән. Совет чорында мәчетне ашлык саклау склады итәләр һәм аның гөмбәзе сүтелә. Озак еллар мәчет авария хәлендә була.

Төзекләндерү эше 2014 елда башлана.

Мәчетне тергезелүен Черемисовка авылы мөселманнары гына көтми: хәзер мәчет якын-тирәдәге дүрт авыл мөселманнарын берләштерәчәк.


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10