ҺАВА ТОРЫШЫ +5 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Спорт

Конфедерацияләр кубогы ярымфиналында Португалия җыелмасы Казанда уйнаячак

25 июнь 2017, 09:34 , Фото: Ильнар Тухбатов

Конфедерацияләр кубогы ярымфиналында Португалия җыелмасы Казанда уйнаячак  Криштиану Роналду һәм аның командасының көндәше бүген билгеле була.

(Казан, 25 июнь, "Татар-информ"). Конфедерацияләр кубогында "А" төркемендә ярымфиналга чыккан командалар билгеле булды: "Казан Арена" стадионында Мексика командасына оттырган (1:2) Россия җыелмасы кубок өчен көрәштән төшеп калды.

Төркемнең соңгы турында Россия-Мексика командалары матчы – 1:2, Португалия-Яңа Зеландия җыелмалары уены – 4:0 исәбе белән төгәлләнде. Шулай итеп, төркем этабын Португалия җыелмасы беренче урында төгәлләде. Мексика – икенче, Россия өченче баскычта. 

Португалия һәм Мексика командаларының ярымфиналдагы пары бүген, "В" төркемендәге соңгы тур уеныннан соң билгеле булачак. Шунысын да әйтергә кирәк, Португалия командасы ярымфиналны 28 июньдә Казанда уздыра.

Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10