ҺАВА ТОРЫШЫ +13 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Фән һәм мәгариф

Байлар Сабасында Бөрә елгасы янәшәсендә салат үсентеләре утырттылар

25 июнь 2017, 08:54

Байлар Сабасында Бөрә елгасы янәшәсендә салат үсентеләре утырттылар Гөлнара яңа төр башлангычлардан курыкмыйча, яңа проектлар буенча эшләүче эшмәкәр.

(Саба, 25 июнь, "Татар-информ", "Саба таңнары", Зәмирә Сәмигуллина). Байлар Сабасында яшәүче Гөлнара Галимова район үзәгендәге урамнарны чәчәкләргә күмеп, халыкны сөендереп яши. Быелгы җәйдә тагын да четереклерәк хезмәткә алынган. Бөрә елгасы янәшәсендә 2 гектар мәйдан җирне арендага алып, салат үстермәкче, дип яза район газетасы.

  –Гөлнара яңа төр башлангычлардан курыкмыйча, яңа проектлар буенча эшләүче эшмәкәр. Ике ел элек районга үз проектларын тәкъдим итеп, Алабуга шәһәреннән “Белая дача” компаниясе вәкилләре килгән иде. Әлеге компания салатларны, яшелчәләрне эшкәртеп кибет һәм рестораннарга тарата. Районга визитлары вакытында алар район эшмәкәрләрен хезмәттәшлеккә чакырдылар. Һәм Гөлнара тәвәккәлләп эшкә алынды. Бу мәсьәләне өйрәнү өчен Мәскәү өлкәсендә булып, аларның эш тәҗрибәсен өйрәнеп кайттык. “Белая дача” безгә салатның “Айсберг” сортын үстерергә тәкъдим итте, – дип сөйли район башкарма комитеты җитәкчесенең икътисад һәм территориаль үсеш буенча урынбасары Илнур Котдусов яшь эшмәкәрнең хезмәтен югары бәяләп.

 Салат карап торышка гына талымсыз үсемлек кебек. Әмма бик нәзберек, тиешле таләпләргә туры китереп үстерү өчен күп тәрбия сорый икән.

– Салатны 12-13 майда үсенте өчен чәчтек, 25 көннән соң теплицадан тышка чыгардык. Теплицаны Мәскәү өлкәсендәге эшмәкәрнең тәҗрибәсен кулланып, аның үрнәгендә ясадык. Туфракка утыртканчы 2-3 көн урам һавасында чыныктырасы. Араларын 35-40 сантиметр калдырып утырту кирәк. Туфракка беренче партиядә 40 мең данә утырттык. Салатлар 25 көндә өлгерә. Бер партия үскәнче, икенчесе утыртыла. Көнаралаш бер көнгә 8 тонна су сибү планлаштырыла. Сугару Бөрә елгасыннан махсус җайланма ярдәмендә тамчылап сиптерү системасы буенча башкарыла. Тукландыру һәм бөҗәкләргә каршы эшкәртүнең дә тәртибе бар. Без экологик яктан чиста продукция җитештерергә тиешбез, шуңа омтылып эшлибез, – ди Гөлнара эш тәҗрибәсе белән уртаклашып.

 Эшмәкәр ханым районыбыз мәктәпләре белән берлектә сарымсак үстерергә дә алынган. Узган көздә Воронеж шәһәреннән бер тонна сарымсак алып кайтып утыртканнар.

 –Сарымсаклар кышны яхшы чыккан. Барлыгы 16нчы мәктәп белән эшлибез. Сарымсак иң күбе Шәмәрдән лицеенда үстерелә. Алар участокларында 8 сутый җиргә утыртты. Мәктәпләргә йөреп, сарымсакларның үсү, укучыларның тәрбияләү процессын карап-күзәтеп торам. Уңыш алып карамыйча әлләни зурлап сөйләрлеге дә юк, – ди эшмәкәр.

 Сарымсакны йортлары янәшәсендә 7 сутый бакчага да утыртканнар. Эшмәкәрнең төп булышчылары – гаиләсе. Җәйге каникул чорында мәктәп укучыларын эшле итәргә дә алынганнар. 14 укучы чәчәк, сарымсак, салат басуында бердәм, дус булып чүп утый, үсенте араларын йомшарта.

Тәвәккәлләп бер тотынсаң, татарның булдыклы ханымнары әллә нинди киң колачлы эшләр башкарырлык икәнен үз тормышында исбатлап яши яшь эшмәкәр, диелгән район хәбәрендә.


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10